ТАТ РУС ENG

Казан Яшь тамашачы театрында Тукайның туган көненә – спектакль

Фото: Ирина Ерохина, kazan-tuz.ruФото: Ирина Ерохина, kazan-tuz.ru

Казан Яшь тамашачы театрында Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәләр. 2023 елның 26 һәм 27 апрелендә биредә Габдулла Тукайның әсәрләре буенча Диана Сәфәрова куелышында «Книга силы» (6+) мультимедиа мюзиклы күрсәтеләчәк.

Спектакль Татарстанда ел саен апрельдә билгеләп үтелә торган Туган тел көне һәм бөек татар шагыйренең туган көне уңаеннан күрсәтелә. Шулай ук ул Габдулла Тукайның «Печән базары, яки Яңа Кисекбаш» поэмасына 115 ел тулуга да багышлана. Казанның «Татар китабы йорты» һәм Габдулла Тукай музее белән берлектә театр фойесында күргәзмә дә оештырылачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Кешенең чын көче нәрсәдә? Физик һәм хәйләкәрлек көчендәме яки дуслыкта һәм кыюлыктасы? Баш герой гади малай Габдулла Тукайның әкиятләре геройлары – Мияубикә, Кәҗә һәм Сарык, Су анасы һәм Шүрәле, Кисекбаш белән гаҗәеп сәяхәт кыла, алар сәхнәдә матур визуаль эффектлар ярдәмен җанлана.

Мюзиклның режиссеры Диана Сәфәрова, драматург Андрей Лысяков, креатив продюсеры Альберт Мәхмүтов, композитор Тимур Вәлиев, пластика буенча режиссерлар Мария һәм Марсель Нуриевлар, «Взмах» студиясе видеоконтенты, рәссам/арт-директор Анна Гантимурова, костюмнар буенча рәссам Неля Рәхмәтуллина.

 

24.04.2023.

Комментарий язарга


*