ТАТ РУС ENG

Казанда Габдулла Тукай премиясе лауреатлары бүләкләнде


Һәр елны 30 августта — Татарстан Республикасы көнендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенең чираттагы лауреатларын бүләкләү Татарстанда матур традициягә әйләнде. Әлеге традицияне дәвам итеп, Камал театры каршындагы мәйданда Татарстанның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң югары дәүләт бүләгенең 2013 елгы лауреатларын хөрмәтләү тантанасы узды. Аларга бүләкләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Чараны Габдулла Тукайның Казанга кайтуы турында сөйләүче әдәби-музыкаль композиция ачып җибәрде. Аны тамашачыларга Тинчурин һәм Кариев театрлары артистлары тәкъдим итте.

Билгеле булганча, быел 25 апрельдә Татарстан Президенты имзалаган Указ нигезендә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә биш кеше — “Мәхәббәттә гөнаһ бар”, “Синдә минем хакым бар” китаплары, “Хатыннар сагышы» әсәре өчен язучы Нәбирә Бикчурова (Гыйматдинова), “Кара чикмән” спектаклендә Биртәтә, “Курчак туе” спектаклендә Наташа, “Арбалы хатыннар” спектаклендә Гайшә рольләре өчен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы, РФ һәм ТР халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Г.Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре циклы, Г.Тукайның Уральскида һәм Казандагы музейларында оештырылган тематик күргәзмәләре өчен рәссам Ильяс Айдаров, “Женский лик Победы” бишенче симфониясе өчен композитор Шамил Тимербулатов, күн мозаикасы техникасында башкарылган Г.Тукай истәлегенә багышланган әсәрләр циклы өчен ТР халык рәссамы Софья Кузьминых лаек булды. Кызганыч, Шамил Тимербулатов кына бүгенге сөенечле вакыйганың шаһиты була алмады. Республиканың югары Дәүләт бүләгенә лаек булганнан соң күп тә үтмәде, композитор май ахырында юл фаҗигасенә очрап һәлак булды. Бүген бүләкне аның кызы Гөлнара Тимербулатовага тапшырдылар.

Тукай премиясе республикада моннан 55 ел элек гамәлгә куелган иде. Ул әдәбият-сәнгать әһелләренә иҗаттагы иң югары казанышлар өчен бирелә. Шушы биш дистә елдан артык вакыт эчендә премия 190 нан артык лауреатка тапшырылган.

Президент Рөстәм Миңнеханов быелгы лауреатларны бүләкләүгә керешкәнче, казанлыларны, башкала кунакларын Республика һәм Шәһәр көне белән котлады.
Татарстан башлыгы Габдулла Тукайның татарның республикабызда гына түгел, Россиядә, чит илләрдә танылган шәхесе булуын, аның исемен йөрткән премиянең зур әһәмиятен ассызыклады. Президент быелгы лауреталарны котлап, аларга иҗатларында уңышлар, исәнлек-саулык,бәхет теләде.

Тукай бүләгенең 2013 елгы лауреатлары исеменнән Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина чыгыш ясады. “Һәр татар кешесе өчен Габдулла Тукай бөек шәхес, бөек зат. Һәммәбез бишектән үк аның әкиятләре, шигырьләре белән тәрбияләнеп үстек. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәр сәнгать кешесе өчен иң олы дәрәҗә”, — дип ассызыклады ул.

Күмәкләп фотога төшүдән соң, чараны Татарстанның сәнгать осталары концерты дәвам итте.

 


 

Комментарий язарга


*