ТАТ РУС ENG

Казанда Габдулла Тукайның һәйкәленә чәчәкләр куйдылар

Фото: tatarstan.ruФото: tatarstan.ru

26 апрельдә Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) һәйкәленә чәчәкләр куйды. 2024 елның 26 апрелендә шагыйрьнең тууына 138 ел тулды.

Шулай ук әлеге тантаналы чарада Татарстанның мәдәният, сәнгать, әдәбият, фән өлкәсендә хезмәт куючы күренекле шәхесләре, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты. Ел саен республикада Габдулла Тукайның туган көне Туган тел көне буларак билгеләп үтелә, бәйрәм программасы тәкъдим ителә.

Фото: tatarstan.ru

Фото: tatarstan.ru

26.04.2024. Тatarstan.ru

Комментарий язарга


*