ТАТ РУС ENG

Казанда Ильяс Айдаров күргәзмәсе ачылды

 


2012 елның 2 ноябрендә Казанда Г.Тукай Әдәби музеенда танылган кылкаләм остасы Ильяс  Айдаровның шәхси күргәзмәсе ачылды. Татарстанның халык рәссамы Ильяс Айдаров бу күргәзмәне Иске Казанга һәм Тукайга багышлады. Күргәзмәнең ачылыш тантанасында республиканың татар зыялылары катнашты. Кунаклар алдында язучылар Рабит Батулла, Ринат Мөхәммәдиев, рәссамнар Раушан Шәмсетдинов, Нәҗип Нәккаш, артистлар Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Илдус Әхмәтҗанов, әдәбиятчы галим Нурмөхәммәт Хисамов чыгыш ясады.

Г.Тукай Әдәби музее директоры Рәмис Аймәт

Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче рәссам Ильяс Айдаров туган шәһәренең тарихы күренешенә зур игътибар күрсәтә. Ул шәһәрнең тарихи урыннары күренешләрен, Казан Кремле, Кекин, Ушков, Сандецкий йортларланың матурлыгына дан җырлый. Айдаровны “реставратор” дисәк тә, һич ялгыш булмас. Шәһәребез күренешләрен мәңгеләштергәндә ул һәр детальгә басым ясый, заманга аваздаш иҗаты белән тарихны тасвирлый һәм шулай үзе дә тарихка керә бара.

Ильяс Айдаров, гомумән, кызыклы шәхес. Ул – XIX гасыр мәгърифәтчесе, Уральскиның Кызыл татар мәчете имамы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин (1845-1920) кызы булган Татарстанның атказанган артисткасы Галия Кайбицкая (1906-1993) оныгы.

Татарстанның халык рәссамы Ильяс Айдаров

Ильяс әфәнде 1956 елның 29 гыйнварында Казанда туа, Мәскәү архитектура институтын тәмамлый. Ул – Россия Архитекторлар берлеге әгъзасы, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлекләре әгъзасы, Россия Сәнгать академиясе әгъза-мохбире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе академигы.

Рәссам сүзләренә караганда, ул Габдулла Тукай йөргән урамнарны киндергә төшерергә ярата. Аның хезмәтләре арасында “Габдулла Тукайның Казандагы музей-йорты” дигән картинасы да бар.
Казанда тәкъдим ителүче күргәзмәдә рәссамның бөек шагыйрь иҗатына багышланган яңа хезмәтләре урын алды. “Тукайның әкият дөньясында”, “Габдулла Тукай”, “Мотыйгулла Төхватуллин”, “Камил Мотыйги” портретлары әнә шундыйлардан.

Кылкаләм остасының хезмәтләре Россия һәм чит илләрдә үткәрелгән 50 дән артык күргәзмәләрдә тәкъдим ителгәне бар. Кайбер сынлы сәнгать әсәрләре Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее, Татарстан Милли музее фондларында, Казан Кремлендә Татарстан Президентының сәнгать тупланмасында һәм башка музей, шәхси тупланмаларда саклана.


Комментарий язарга


*