ТАТ РУС ENG

Казанда — «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе

 


2013 елның 26 апрелендә Казан шәһәрендә инде сигезенче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе узачак. Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, «Интернет татарча сөйләшә», «Татар-дозор» квест-уены һәм Бауман урамында Гала-концерт

«Татар дозор-2013» квесты 21 апрельдә узды. Җиде кешедән торган алты команда алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерделәр. Квестның төп максаты – республиканың икетеллелек канунын куллануны контрольдә тоту. Шулай ук элмә такталар, реклама баннерлары, юл күрсәткечләре һәм татар теле кулланылган башка хаталы урыннар фотога төшерелде.
Квест җиңүчеләре акциянең төп өлешендә бүләкләнәчәк. Башка еллардагы кебек үк чара 26 апрельдә Габдулла Тукайның туган көнендә уздырылачак. Бу көнне Бауман урамында 14:00 сәгатьтә татар музыкасының яңа буын башкаручылары һәм төркемнәре катнашында концерт булыр дип көтелә. Шулай ук, гадәттәгечә, урамдагы кешеләргә урысча-татарча сүзлекләр һәм «Мин татарча сөйләшәм» логотибы төшкән түштамгалар, футболкалар таратылачак.
Квест җиңүчеләренә «Вымпелком» ААҖ (Билайн) тәкъдим иткән бүләкләр тапшырылачак. Бу ширкәт соңгы берничә елда чараның төп иганәчеләренең берсе булып тора. Шунысы да кызыклы: «Билайн» элемтә операторы «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең максатларына тугъры калып, беренчеләрдән булып татар телендә хезмәт күрсәтә башлады.
Оештыручылар акция дәвамында кибетләр, сату нокталары һәм сервис тармакларында республиканың ике телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә. Мәсәлән, былтыр «Тяжело с татарским» дигән антипремиягә Универсиада Дирекциясе лаек булды. Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып тора. Аның исеме гала-концерт вакытында билгеле булачак.
Чарада катнашыр өчен татар теле һәм мәдәнияте язмышына битараф булмаган кешеләр чакырыла. Быелгы тамашада, гадәттәгечә, «тере тавышка» башкарыла торган бәйсез артистлар чыгыш ясаячак. Музыка өлеше өчен Yummy Music студиясе җаваплы. Бу көнне сәхнәдә Исмаил, Иттифак, К-ру, Илгиз Шәйхрәзиев, Гөлназ Батталова, Рамил Закиров, Гүзәлем, Mauzer Sax, Айда-Бэнд, Funktion Unlimited һәм чара дәвамында сәхнәдән төшмичә Yummy Music Band чыгыш ясар дип көтелә.
«Интернет татарча сөйләшә» 26 апрельдән башлап 31 майга кадәр узачак. Чара интернетны кулланучы татар активистлары тарафыннан оештырыла. Аның максаты – «пәрәвез»дә утыручылар арасында татар телен популярлаштыру.
Акциянең төп оештыручысы булып Бөтендөнья татар яшьләре форумы тора. «Мин татарча сөйләшәм» чарасының оештыручыларга ярдәм итүчеләр – Татарстан Министрлар Кабинеты, Казан шәһәре мэриясе һәм Башкарма комитеты, Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, республиканың Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы. Чара шулай ук татар халкының ярдәме белән оештырыла.

 

Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте


Комментарий язарга


*