ТАТ РУС ENG

Казанда Зөфәр Гыймаев истәлегенә күргәзмә ачылды

Зөфар Гыймаев, «Автопортрет». Фото: © Рамиль Гали/ ИА «Татар-информ»Зөфар Гыймаев, «Автопортрет». Фото: © Рамиль Гали/ ИА «Татар-информ»

Казанда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» галереясендә рәссам, Г.Тукай премиясе лауреаты Зөфәр Гыймаев (1951-2022) истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, портрет остасы буларак танылган Зөфәр Гыймаев озакка сузылган авырудан соң, 2022 елда вафат булды. Аңа 71 яшь иде. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат итте. Соңгы эшләреннән – шагыйрь Борис Пастернак, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевнең портретлары, Чистайның табигать күренешләре сурәтләнгән ике картина һ.б. 2021 елда, авырган килеш караватта утырган хәлдә Татарстанның халык артисты, пианист Маргарита Коварскаяның портретын ясый…

Яңа күргәзмәдә аның иҗат юлы башында – 1970нче елларда һәм яңалары – 2020нче елларда иҗат ителгән хезмәтләре дә тәкъдим ителде.

ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музее директорының фәнни тәэмин ителеш һәм нәшрият эшчәнлеге буенча урынбасары Динә Хисамова сөйләгәнчә, Зөфәр Гыймаев 2021 елда 70 яшьлеге уңаеннан «Хәзинә» галереясендә үткәрелгән күргәзмәсендә үз хезмәтләреннән торган альбом-каталогның икенчесен төзеп бастырырга теләвен әйткән. Шулай итеп, әлеге альбом әзер һәм аны, рәссамнан башка булса да, быелгы күргәзмәдә җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим иттеләр.

Фото: © Рамиль Гали/ ИА «Татар-информ»

Фото: © Рамиль Гали/ ИА «Татар-информ»

«Зөфәр Гыймаев – талантлы рәссам. Татарстанның Рәссамнар берлеген җитәкләгән елларда да бик күп мәрхәмәтле эшләр башкарды. Бу күргәзмә аның иҗатына, якты истәлегенә багышлана», – диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин күргәзмә ачылышында.

 

13.09.2023. Оксана Романова, ИА «Татар-информ»

Комментарий язарга


*