ТАТ РУС ENG

Казанда төрки телле журналлар форумы узачак


2014 елның 27-31 август көннәрендә Казанда төрки телле әдәби журналлар форумы узачак. Форумга 13 илдән һәм Россия төбәкләреннән 33 төрки әдәби журналның җитәкчеләре килер дип көтелә. Татарстан Милли китапханәсендә 28 август көнне форум ачылышында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Республика матбугат һәм массакүләм комуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов, “Евразия” Язучылар берлеге рәисе Якуп Омероглы, шулай ук мөхтәрәм әдәбиятчылар катнашачак. Бу көнне форум кунаклары Казан үзәгендәге татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр дә салачак.
“Төрек дөньясы: тарих һәм әдәбият” дигән темага багышланган конференциядә исә Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, Төркиянең “Кардәш каләмнәр” журналы мөхәррире Али Акбаш, Үзбәкстаннан Тахир Каххар һәм башка галимнәрнең чыгышларын тыңларга мөмкин булачак.
Форум делегатларына Казанга сәфәрләре вакытында ТР Милли музее экспозицияләрен күрсәтәчәкләр. Шулай ук, чарага җыелган кунакларны Казан белән таныштырачаклар, аларны Спас районына, борынгы Болгар шәһәрчегенә экскурсия дә көтә. 30 август көнне форумчылар Татарстан Республикасы көне уңаеннан узачак бәйрәм чараларында катнашачак.


Комментарий язарга


*