ТАТ РУС ENG

Казанда Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Фотолар: tatarstan.ruФотолар: tatarstan.ru

26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) туган көне. Бу көнне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәре үзәгендә шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр куйды.

Габдулла Тукай скверында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасында шулай ук республиканың министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, язучылар, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашы.

2025 елда күренекле шагыйрьнең тууына 139 ел тулды. Бу көн Татарстанда Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан республика җитәкчесе быел театр әһелләре белән очраша һәм шулай ук Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкли.

26042504

26042505

26.04.2025.

Комментарий язарга


*