ТАТ РУС ENG

Тукай исемендәге Халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесе уза

Фото: © «Татар-информ», Салават КамалетдиновФото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

19 февральдән 12 апрельгә кадәр Казанда Габдулла Тукай исемендәге XIV Халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесе уза. Быелгы конкурсның темасы – «Ватан өчен яшәү – безнең бурыч!» (Илдар Юзеев).

Әлеге конкурс Татарстан Театр әһелләре берлеге инициативасы белән 2011 елдан оештырыла. 2016 елдан ул Халыкара статус алды. Аның максаты – татар телен таныту, милли мәдәни мирасны саклау, заманча милли шигъриятне үстерү, талантлы балалар һәм яшьләргә ярдәм итү.

Жюри эшенә Татарстанның танылган театр әһелләре җәлеп ителә. Жюри рәисе – Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Бәйгедә I-XI сыйныф укучылары һәм һөнәри уку йортларында белем алучы (мәдәният өлкәсендә һәм туган тел укытучысы белгечлеге буенча) студентлар катнаша.

Сайлап алу турларында җиңгән укучылар һәм студентлар 8-12 апрельдә Казанның М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узачак финалда катнаша. Җиңүчеләр 12 апрельдә Гала-концертта чыгыш ясаячак.

 

20.03.2024. Stdtatar.ru

Комментарий язарга


*