ТАТ РУС ENG

Казанда Тукайны искә алдылар


1913 елның 15 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның йөрәге тибүдән туктый. Һәр ел шулай 15 апрельдә татар җәмәгатьчелеге Казанның Татар зиратына килеп, Тукай каберенә чәчәк бәйләмнәре сала.

Быел апрельнең бу көнендә татар башкаласы күгендә язгы җылы кояш балкыды. Тукай каберенә чәчәкләр куярга язучылар, шагыйрьләр, артистлар, галимнәр, музей хезмәткәрләре килде. 2012 ел өчен дәүләтнең дәрәҗәле премиясенә дәгъва итүче мәдәният һәм сәнгать әһелләре дә бар иде — язучылар Камил Кәримов, Нәбирә Гыйматдинова, шагыйрә Розалина Шаһиева, җырчы Айдар Фәйзрахманов һ.б.

img_2213.jpg

Тукай кабере янында узган шигъри митингта  Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов, КФУ профессорлары Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре — шагыйрә Лена Шагыйрьҗан, Г.Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов, рәссам, Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, шулай ук шагыйрь Газинур Морат, шагыйрь, Казандагы Габдулла Тукай Әдәби музее директоры Рәмис Аймәт, шагыйрә Нәҗибә Сафина чыгыш ясады.

Илфак Ибраһимов Тукайга багышланган мәдәни чаралар апрель азагына кадәр дәвам итәчәген ассызыклады. Быел Татарстанның Тукай районында шагыйрьгә багышланган бәйрәм оештырылачак, шулай ук язучылар Балтач районының Сасна авылына барачак. Анда Тукайның әнисе җирләнгән. Шагыйрьнең туган көне, традиция буенча, 26 апрельдә Казанда зур шигъри бәйрәм белән билгеләп үтеләчәк.

Илфак Ибраһимов быел май аенда Татарстан Язучылар берлеге бинасы ремонттан соң кулланышка тапшырылачагын һәм анда янәдән танылган Тукай клубы ачылачагын да хәбәр итте. Тукай клубы өчен 175 урынлы зал тарихи бинаның икенче катында урнашачак.

Узган ел Тукайның 125 еллыгына Татар зиратында шагыйрь кабере төзекләндерелгән иде. Илфак Ибраһимов быел Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән Рафаэль Мостафин, Равил Бохараев, Роберт Әхмәтҗанов һәм башка күренекле язучы һәм шагыйрьләрнең дә каберләренә яңа истәлек ташлары куелачагын әйтте.

Фоат Галимуллин исә Уральск шәһәрендә үз заманында Габдулла Тукай белем алган «Мотыйгыя» мәдрәсәсе җитәкчесе Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин кабере төзекләндерелгәне турында сөйләде. Мотыйгулла хәзрәт истәлеген мәңгеләштерүне якташлары — Татарстанның Кайбыч районы халкы кайгырткан.

Тукай кабере янында Газинур Морат, Лена Шагыйрьҗан һәм Рәмис Аймәт шигырьләр укыганнан соң, Татар зиратына килүчеләр Рамил хәзрәткә кушылып, шагыйрь рухына дога кылды.


Комментарий язарга


*