ТАТ РУС ENG

Казанда Зәйтүнә Мәүлүдованы искә алачаклар

19-10-23-14

27 октябрьдә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Зәйтүнә Мәүлүдованың 130 еллыгына багышлап, «Тукайның илһамчысы» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтәчәк.

Кичәнең кунаклары Чистай кызы Зәйтүнә Мәүлүдованың (1893-1957) үз заманында татар яшьләре кумиры булган шагыйрь Габдулла Тукай белән танышу һәм очрашу тарихын ишетәчәк. Казан театрлары актерлары башкаруында шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы һәм аның шигырьләренә язылган җырлар яңгыраячак.

Бу чара Татарстанда 2023 елда игълан ителгән Педагог һәм остаз елы кысаларында оештырыла. Зәйтүнә Мәүлүдова гомерен мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган.

19-10-23-15

Татарстан Милли музее фондларында Зәйтүнә Мәүлүдованың шәхси архивы саклана: экспонатлар арасында аның шәхси документларын, фото, блокнот, дәфтәрләрен күрергә була. Иң кызыклы документ – Зәйтүнә Мәүлүдованың Габдулла Тукай белән очрашулары турында истәлекләре. Габдулла Тукай музеенда да «Шагыйрь мәхәббәте» дип аталган зал бар. Электрон экспозициядә Зәйтүнә Мәүлүдова һәм Габдулла Тукай мәхәббәтенә багышланган «Шагыйрь мәхәббәте» операсын, «Зәйтүнәкәй» спектаклен, «Мәхәббәтнең биш мизгеле» публицистик фильмын карарга мөмкин.

19.10.2023. Зилә Мөбарәкшина, Тatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*