ТАТ РУС ENG

Казанның Тукай әдәби музеенда «Тукай укулары» була

Фото: Р.Гали /Татар-информ МАФото: Р.Гали /Татар-информ МА

2024 елның 15-16 апрелендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Бөтенроссия «Тукай укулары-2024» фәнни конференциясе уздырыла.

Беренче тапкыр «Тукай укулары» Татарстан Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее, Татарстан Язучылар берлеге катнашында 1994 елда уздырыла башлый. Биредә Габдулла Тукай мирасын барлау, тормышының һәм иҗатының аз өйрәнелгән аспектларын ачыклау максаты күздә тотыла.

2024 елгы «Тукай укулары»ның темасы – «Тарих һәм мәдәният аспектында әдәби музейлар», дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы. Конференция кысаларында Габдулла Тукай һәм аның замандашларының мирасын барлау, бу өлкәдәге эзләнүләр, ачышлар һәм музейлаштыру проблемаларын хәл итү, төрки дөнья контекстында Габдулла Тукай иҗатын күзәтү, музей экспозициясе әсбаплары ярдәмендә әдәби әсәрләрне сурәтләү чараларын ачыклау, музей һәм гаиләнең үзара тәэсир итешү юлларын булдыру мәсьәләләре көн кадагына куелачак.

Конференция барышында Россия һәм регионнардагы әдәбият һәм тарих мәсьәләләре, әдәби музейларны өйрәнү алымнары, мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре тикшереләчәк.

Фәнни конференциядә музей һәм архив хезмәткәрләре, тарих, мәдәният һәм әдәбият әһелләре, филологлар, китапханәчеләр, югары белем бирү укытучылары һәм аспирантлары катнаша. Күренекле тукайчылар, музейчылар һәм әдәбиятчылар үзләренең эзләнүләре һәм ачышлары белән уртаклашыр дип фаразлана.

 

12.04.2024. Mincult.tatarstan.ru

Комментарий язарга


*