ТАТ РУС ENG

Казанның Тукай музеенда «Тукай укулары-2024» узачак

Фото: © «Татар-информ» МАФото: © «Татар-информ» МА

15-16 апрельдә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай укулары-2024» Бөтенроссия фәнни конференциясе була. Фәнни җыенда Россия һәм төбәк әдәбияты, тарихын өйрәнүнең актуаль проблемалары, әдәби музейлар үсеше, мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре тикшереләчәк.

Фикер алышу өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә: «Габдулла Тукай һәм аның замандашлары мирасы: ачышлар, тикшеренүләр, музейлаштыру»; «Төрки дөнья әдәбияты контекстында Габдулла Тукай шигърияте»; «Әдәби әсәрне музей экспозициясе ярдәмендә визуальләштерү»; «Музей һәм гаилә: үзара бәйләнеш модельләре».

«Фәнни конференциядә катнашырга музей һәм архив эше, тарих, мәдәният һәм әдәбият белгечләре, фәнни китапханә хезмәткәрләре, югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм аспирантлар чакырыла. Катнашу өчен 1 апрельгә кадәр теркәлергә кирәк», – дип хәбәр итә Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Конференция нәтиҗәләре буенча җыентык чыгару планлаштырыла.

 

12.03.2024. Зилә Мөбәрәкшина, «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*