ТАТ РУС ENG

Казанның Тукай урыннарына сәяхәт


Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее 2014 елның июль–октябрь айларында казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен Казан буенча кызыклы экскурсияләр тәкъдим итә. Шундый маршрутларның берсе Тукай эзләре буенча үтә. Казан урамнарыннан җәяүле экскурсия XX гасыр башында яшәгән татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) авыр язмышы, тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырачак.

Экскурсия XX гасыр башындагы Печән базары гөрләп торган урында – хәзерге Мәскәү урамындагы Хезмәт паркыннан башланып китә. Аннан юл элеккеге “Амур” кунакханәсе, якындагы “Болгар” номерлары кунакханәсе, “Шәрык” клубы эшләгән биналар яныннан уза. Тукай бакчасындагы Габдулла Тукай һәйкәле каршына җиткәч, Островский урамында урнашкан элеккеге Клячкин хастаханәсе бинасына, ә аннан инде М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәленә таба барасы булачак. Болар барысы Тукай исеме белән бәйле җирләр. Шагыйрь Казанда яшәгәндә шушы кунакханәләрдә тукталган, үз заманының татар яшьләре яратып җыелган “Шәрык” клубы кичәләрендә катнашкан, Клячкин хастаханәсе бинасында шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктаган. Тукай һәйкәлләре – татар җәмәгатьчелеге өчен иң якын урыннар.

Ике сәгатьлек экскурсияне Сынлы сәнгать музееның филиалы – “Хәзинә” галереясы өлкән фәнни хезмәткәре Дамир Фәсиев алып бара. Ул рус һәм татар телләрендә генә түгел, төрек телендә дә сөйли ала.


Комментарий язарга


*