ТАТ РУС ENG

Кәбир Бәкернең 130 еллыгына


2015 елның 27 февралендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда язучы, журналист, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкернең тууына 130 ел тулуга багышланган «Яралы бүре» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.
Халык шагыйре Габдулла Тукай әдәби музее күпкырлы чаралары белән әдәбият сөючеләрне, тарих белән кызыксынучыларны үзенә җәлеп итә. Әлеге чаралар арасында ГабдуллаТукай даирәсенә багышланганнары аеруча популяр.
Кәбир Бәкер (1885-1944) – үз заманының күренекле вәкиле, үткен каләмле язучылардан берсе. Ул һәрьяктан төпле белемле, гарәп, фарсы, төрек телләрендә иркен аралаша, төрле елларда «Нур» (Санкт-Петербург), «Әлислах» (Казан), «Вакыт» (Оренбург) газеталарында эшли.
Шагыйрь Габдулла Тукай белән дуслыгы 1907 елдан башлана. Соңрак, 1912 елда Габдулла Тукай Петербургка баргач, алар тагын очрашалар. Габдулла Тукай бу сәяхәте турындагы мәкаләдә Кәбир Бәкер турында “минем бишәр еллык иптәш” дип яза. Шушы очрашулар нигезендә Кәбир Бәкер «Тукай Петербургта» исемле истәлек язып, 1914 елда Оренбургта аерым китап итеп бастырып чыгара. Бу китап Татарстан Республикасы Милли музее фондларында саклана. Аның иҗади мирасы «Чөн тамь, яхут татар мәдрәсәсендә атна кич» (1912), «Тарихи пьеса» (1912), «Ахун хәзрәтнең вафаты» (1912), «Кара тап» (1912), «Җанлы курчаклар» (1919) кебек әсәрләрне һәм татар театры, әдәбиятына багышланган күпсанлы тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләрне үз эченә ала.
Кичәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә саклана торган Кәбир Бәкернең төрле елларда нәшер ителгән китапларын, аның тормышын һәм иҗат эшчәнлеген чагылдырган әдәбиятны да күрергә мөмкин булачак.

Габдулла Тукай әдәби музее


Комментарий язарга


*