ТАТ РУС ENG

“Кәҗә белән Сарык” — «Әкият»тә


2012 елның 14 сентябрендә Казанның “Әкият” Татар дәүләт театры чираттагы яңа 79 нчы сезонын Габдулла Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкияте премьерасы белән ачып җибәрәчәк.
Шулай ук булачак сезонда Казанның яшь тамашачыларына Михаил Супонин пьесасы буенча “Волшебные снежинки”, Адел Хаировның “Өч кыз” һәм немец драматургы Ульрих Хубаның “У ковчего в восемь” исемле яңа спектакльләре күрсәтеләчәк.
“Әкият” артистрлары “Цветик-семицветик” әсәре белән 15–25 сентябрьдә “Нократ – балачак шәһәре” фестивалендә катнашачак. Шулай ук сентябрьдә “Гуси-лебеди” әкияте белән Белгород шәһәренә барачак, ә ноябрьдә Уфада спектакльләр күрсәтәчәк.

tatar-inform.ru

Комментарий язарга


*