ТАТ РУС ENG

“Кәҗә белән Сарык” гастрольгә чыгып китте

 


Казанның “Әкият” курчак театры Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүче кечкенә тамашачыларга “Кәҗә белән Сарык” спектаклен тәкъдим итә. 2013 елның 21 октябреннән алып 25енә кадәр “Әкият” курчак театрының татар төркеме артистлары нефть шәһәрләрендә гастрольдә. Алар Гәрәй Рәхимнең Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп язылган “Кәҗә белән Сарык” әсәрен күрсәтәләр. Аны Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Илдус Зиннуров сәхнәләштергән. Спектакльне куючы рәссам – Александр Губский, композиторы – Луиза Батыр-Болгари. Гүзәл Мәннапова пластика өчен җаваплы булса, Рөстәм Нәбиев – аранжировка өчен.

Әкиятнең кыскача аңлатмасында “Әкиятчеләр балаларга гаделлек һәм яхшылык турында мавыктыргыч, гыйбрәтле әкият сөйләячәк” дип әйтелә.

Спектакльдә Рәмзия Фәйзуллина, Ришат Гыйздәтуллин, Фәнзилә Сабирова, Гөлнур Габдрахманова, Юрий Чуктиев, Миләүшә Фәйзрахманова, Дилүс Хуҗәхмәтов, Рузилә Зарипова, Марс Гайфуллин, Альбина Шаһалиева уйный.

Башта “әкиятле”ләр Лениногорскиның мәдәният йортында кунак була. 22сендә аларны Азнакай Балалар иҗат үзәге, 23 октябрьдә Алабуганың 1 гимназиясе кабул итә. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт курчак театрында “Кәҗә белән Сарык” спектакле 23 октябрь көнне күрсәтеләчәк. Әлеге гастрольләр Әлмәт Татар дәүләт драма театрында куелган спектакль белән тәмамланачак, дип хәбәр итә “Әкият” курчак театрының әдәбият бүлеге.

9–16 ноябрьдә исә «Кәҗә белә Сарык» әкиятен артистлар Әзербәйҗанга II Баку халыкара курчак театрлары фестиваленә алып барачак.

intertat.ru


 

Комментарий язарга


*