ТАТ РУС ENG

КФУда Тукайга һәйкәл ачылды


Казан (Идел буе) федераль университетында 2014 елның 15 апрелендә гарәп язучысы һәм фәлсәфәче Аббас Мәхмүд әл–Аккадуга һәм татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды.

Әлеге истәлекле сыннар КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш белеме институты бинасында урын алды. Мәскәүдәге Мисыр вәкиллеге, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш белеме институты, “Әл-Хадара” Гарәп мәдәнияте үзәге тарафыннан оештырылучы әлеге чара Татарстан белән Мисыр арасындагы халыкара мөнәсәбәтләрнең үсешенә зур өлеш кертер дип ниятләнелә.


Комментарий язарга


*