ТАТ РУС ENG

Китапханә Тукай исемен йөртәчәк


2015 елның февралендә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районы китапханәсенә татар шагыйре Габдулла Тукай исеме биреләчәк. Әлеге вакытта китапханә бинасында төзекләндерү эшләре бара.

6 мең халкы булган һәм күпчелеген татар милләте вәкилләре тәшкил иткән Иске Кулатка бистәсе китапханәсенә бөек татар шагыйренең исемен бирү тантанасына Ульяновск өлкәсеннән һәм Татарстаннан китапханәчеләр һәм язучылар чакырулы.  

 
media73.ru


Комментарий язарга


*