ТАТ РУС ENG

Кол Шәрифне төзүчеләргә Тукай премиясен тапшырдылар


Быел Татарстанда 30 август — Республика көне яңгырлар белән килде. Башкаланың үзәгендә гадәттә бу көнне үткәрелүче бәйрәм чараларына да шуңа күрә бик аз кеше җыелды. Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов шәһәр халкын һәм Казан кунакларын традиция буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында оештырылган бәйрәм сәхнәсендә сәламләде.

30 август бигрәк тә Татарстанның мәдәният һәм сәнгать әһелләре өчен тантаналы көн. Инде 54 ел дәвамында тапшырылып килүче Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең чираттагы лауреатларын нәкъ менә шушы көндә бүләклиләр. Быел исә Татарстанның иң дәрәҗәле премиясе лауреатларын билгеләү бераз бәхәсләр дә уяткан иде. 25 апрельдә Татарстан Президенты имзалаган Указ нигезендә, бары бер премия — Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчетен төзегән иҗат төркеменә генә бирергә булдылар. Сынчылар, архитекторлар, дин әһелләре — барлыгы сигез кеше. Алар — 1552 елга кадәр Казан Кремле эчендә балкып торган сигез манаралы, бай китапханәсе белән танылган тарихи Кол Шәрифне торгызу эшләрен башкаручылар — Зөфәр Галиуллин, Андрей Головин, Альбина Даишева, Рөстәм Зәбиров, Зөфәр Садыйков, Искәндәр Сәйфуллин, Айвар Саттаров һәм Сергей Шәкүров.

Г.Камал театры каршында әзерләнгән әдәби-музыкаль программа башка еллардагыдан аерылып торды. Анда бу атнада Казанга 2013 елгы Универсиадага багышлап үткәрелүче VI Халыкара яшьләр фольклор фестивалендә катнашырга дип 20 ләп илдән чакырылган ансамбльләр чыгыш ясады. Яңгыр коеп торуга карамастан, кулчатырлар астына яшеренеп, Г.Камал театры каршына концерт карарга килгән казанлыларны шаккаттырып, бәйрәм программасы Аргентина кызлары һәм егетләре биюләре белән ачылды. Аларны Мексика фольклор ансамбле алыштырды. Берсеннән-берсе чуар сәхнә күлмәкләренә киенгән биючеләр шулай итеп, сүрән көнгә якты төсләр, ямь өстәде.

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын тәбрикләр вакыт җиткәч, бәйрәм сәхнәсенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин күтәрелде.

Рөстәм Миңнеханов яңгырдан курыкмыйча бәйрәмгә җыелган халыкны Республика көне белән котлап: «Бүген республикада иң төп бәйрәм — Татарстан Республикасы көне. Бу көнне без ел саен күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләренә иң дәрәҗәле бүләк — Габдулла Тукай премиясен тапшырабыз. Тукайның татар халкы өчен әһәмиятен аңлатып тору кирәк түгелдер. 54 ел дәвамында безнең иң күренекле шәхесләребез шушы мактаулы исемгә лаек була. Кол Шәриф мәчете — халкыбызның, республикабызның символы. Без аның белән горурланабыз. Кол Шәрифне иҗат итүгә өлеш керткән осталар алга таба да безне шундый матур корылмалар белән сөендерсен», — дип теләде.

Тукай премиясе лауреатлары исеменнән Рөстәм Зәбиров сөйләде. «Кол Шәриф мәчете бинасында татар һәм күпмилләтле Татарстан халкының мәдәни һәм архитектура мирасы чагылыш таба. Бу чып-чын татар мәчете. Республиканың иң матур һәм мөһим бинасын төзүдә катнашырга насыйп булганга без бик шат», — диде Рөстәм Зәбиров.
Зөфәр Галиуллин да сүз алып, халкыбыз Тукай, Кол Гали, Мәрҗани кебек шәхесләре белән горурлана алуын ассызыклады. «Безнең халык мәгърифәтле, беркайчан да намазлыгын югалтмаган халык, шуңа күрә Казанда гына түгел, Мәскәүдә дә, Владивостокта да мәһабәт таш мәчетләр салырбыз. Хөкүмәтебез халкыбыз белән бергә аңлашып, һәрберебез үз урынында фидакарь хезмәт итсәк зур уңышларга ирешербез», — дип, Зөфәр Галиуллин республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

фото: tatarstan.ru

Бу көнне Тукай премиясе лауреатларына бүләк итеп, Халыкара фольклор фестивале иҗат коллективлары бергәләшеп, татар биюен башкарды.

Бәйрәмдә Тукай премиясенең башка еллардагы лауреатлары, шагыйрьләр Рәдиф Гаташ белән Ркаил Зәйдулла, шулай ук танылган шагыйрә Илсөяр Ихсанова һәм башка сәнгать әһелләре дә чыгыш ясады.

Лилия Гаделшина


Комментарий язарга


*