ТАТ РУС ENG

«Күкрәгемдә шигырь утым саумы…»


2014 елның 26 апрелендә 10.00 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда “Күкрәгемдә шигырь утым саумы…” дип аталган әдәби очрашу узачак. Очрашу Габдулла Тукайның туган көненә һәм Казан шәһәренең төрки дөнья башкаласы булуына багышлана.
Быел 26 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Тукай тууына 128 ел тула. Бу көн традицион рәвештә бәйрәм рухын йөртә: мәдәният урыннарында шигырь бәйрәмнәре, әдәби очрашулар, Г.Тукай иҗаты һәм тормышына багышланган чаралар уза. Әлеге көнгә Г.Тукай әдәби музее зур игътибар юнәлтә. 26 апрельдә биредә төрле яшьтәге кунаклар өчен шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган экскурсияләр, шагыйрь һәм аның замандашлары темасына лекцияләр, балалар өчен Г.Тукай әсәрләре персонажлары белән музыкаль тамашалар, һ.б. чаралар тәкъдим ителә. Музейда Г.Тукайның туган көненә багышланган чаралар әдәби очрашу белән башланып китә. Очрашуның кунагы  – балкар шагыйре Юруслан Болатов.
Иҗади очрашуның кунагы итеп төрки дөнья вәкиле билгеләнүе очраклы түгел. Мәгълүм булганча, 2014 елда Казан шәһәре төрки дөнья башкаласы дип игълан ителде. Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлын төрки дөнья белән бәйле яссылыкта тикшерү, тәкъдим итү, төрки дөнья белән мөнәсәбәтләрне ныгыту, аларның иҗат мирасын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү Г.Тукай әдәби музее эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора.
Балкар шагыйре Юруслан Болатов 1962 елда Кавказ үзәге булып саналган Нальчик шәһәрендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, Кабардино-Балкария дәүләт университетын (1983),  А.М.Горький исемендәге әдәбият институтын (1990), Төркиянең Анкара университеты каршындагы төрек теле курсларын (1995) тәмамлый.  Хезмәт юлын Кабардино-Балкария Республикасы Мәдәният министрлыгының Халык иҗаты үзәгендә эшләүдән башлый. Бүгенге көндә Кавказ дәүләт сәнгать институтында әдәбият осталыгы буенча дәресләр бирә. Балкар, рус, төрек телләрендә иҗат итә. Юруслан Болатов – Россия Язучылар берлеге һәм Россия Журналистлар берлеге әгъзасы.
Үз чыгышында ул Габдулла Тукайның төрки дөнья белән бәйләнеше, аның Кабардино-Балкария мәдәниятендә тоткан урыны турында сөйләячәк. Шулай ук үзенең тормышын һәм иҗатын бәян итәчәк, шигырьләрен укыячак.

Габдулла Тукай әдәби музее


Комментарий язарга


*