ТАТ РУС ENG

Кырлайның Тукай музеенда каюлы күн кәсепчелеге күргәзмәсе ачылды

Фото: ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәгеФото: ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсе ачылды. Биредә мастер-класслар да үткәреләчәк.

«2023 елда музей Россия Президентының иҗади проектларга ярдәм итү грантына ия булды. Грант кысаларында «Безнең мирас» күн мозаика эшләнмәләре күргәзмәсен оештыру һәм халыкның социаль якланмаган катламы өчен традицион һөнәрчелек һәм кәсепчелек үрнәкләрен ясарга өйрәтә торган мастер-класслар үткәрүгә 1 миллион сум бирелде», – дип хәбәр итә Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы вәкилләре.

Күргәзмә ачылышында Арча районы башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, районның мәгариф һәм мәдәният идарәләре башлыклары Рамил Мөхәммәдияров һәм Илфар Әюпов, Мәдәни ресурслар үзәге директоры урынбасары Әнзия Закирова, шулай ук мәгариф оешмалары, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, Иҗтимагый совет, Ветераннар советы, Хатын-кызлар советы рәисләре катнашкан.

«Россия Президенты грантына ия булган проектыбызның төп максаты – халык сәнгать кәсепләрен саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү», – диде Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы директоры Алинә Мөхәммәтшина. Ул Татарстанда күн мозаикасы эшләнмәләрен җитештерә торган 1929 елда ачылган беренче артель бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөрткәнен дә искә алды.

«Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсе экспозициясенең нигезен Татарстанның халык рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, 2023 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенә лаек булган Наилә Кумысникованың хезмәтләре тәшкил итә. Шулай ук, 1960-2000 елларда эшләгән Арча милли аяк киеме фабрикасы җитештергән әйберләр һәм бүгенге көнгә кадәр Арча районында эшләүче һәм әлеге һөнәрне үстерүче осталарның кул эшләре тәкъдим ителгән.

Күргәзмәдә барлыгы 70ләп экспонатны күрергә була: күн мозаикасы техникасында эшләнгән паннолар, сумкалар, капчыклар, мендәрләр, итекләр, аяк киемнәре һ.б. Күргәзмә 2024 елның февраль ахырына кадәр эшләячәк. Мастер-классларда күн мозаикасы белән читекләр тегү, шулай ук күннән брелоклар, алкалар һәм башка әйберләр ясарга өйрәтәчәкләр.

 

10.11.2023. Рулизә Мөхәммәтова, Tatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*