ТАТ РУС ENG

Кыш бабай һәм Тукай әкиятләре геройлары кунаклар көтә


2013 елның 23 ноябрендә Казанда әкият бәйрәме узачак, аны татар Кыш бабае уздырачак. Быел Татарстанда Кыш бабайның шәхси сарае ачылганга 5 ел тула.
Юбилейга бөтен ил буенча кунаклар чакырылган, алар арасында – Россия Кыш бабае һәм Кар кызы, Салехардтан Ямал Яри, Гатчинада Казак Кыш бабае, Удмуртиядән Тол Бабай, Карелиядән Паккайне, Кировтан Нократ Бичурасы, Улан-Удэдан Ак бабай, тува Кыш бабае һәм башка бик күп әкият персонажлары бар.
Тамашачыларны әкият парады, бәйрәм концерты көтә. Татар Кыш бабаен бу көнне бар җирдә Габдулла Тукайның танылган әкият геройлары озатып йөриячәк.


Комментарий язарга


*