ТАТ РУС ENG

Кызыл Байракта Тукай айлыгы уза

 


Татарстанның Югары Ослан муниципаль районы Кызыл Байрак авыл китапханәсендә “Тукай безнең белән” дип исемләнгән әдәби айлык башланды. Татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан китапханәдә төрле мәдәни чаралар, шагыйрь тормышы һәм иҗаты буенча викторина, рәсемнәр бәйгесе оештырыла. Әйтик, биредә “Без Тукай оныклары” күргәзмәсендә Тукайның шигърияте, балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре белән танышырга мөмкин, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәрәҗәле дәүләт премиясе лауреатлары турында да мәгълүматлар тәкъдим ителә.

 

verhniy-uslon.tatarstan.ru


 

Комментарий язарга


*