ТАТ РУС ENG

Лениногорскида Тукайга һәйкәл ачылды

 


2011 елның 30 ноябендә Татарстанның Лениногорск шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Әлеге вакыйгада Лениногорск районына эшлекле сәфәр белән килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. 

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан лениногорскилылар шәһәр үзәгендә татар классигының һәйкәлен реконструкцияләү турында карар кабул итә. Шәһәрнең иҗат интеллигенциясе алдында ясаган чыгышында, ТР парламенты башлыгы 2011 елның Тукай билгесе астында узуын ассызыклады. Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә, Башкортстанда, Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә, шул исәптән Казакъстанда һәм Төркиядә бөек шагыйрьнең 125 еллыгына багышланган чаралар узды. “Тукайны татарлар гына түгел, башка халык вәкилләре дә ярата, — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Быелгы чаралар, шул исәптән бүгенгесе дә, тагын бер тапкыр бөек шагыйрь үзеннән соң калдырган мираска игътибарны җәлеп итте. Ул татарлар, руслар һәм башка халыкларның татулыкта һәм дуслыкта яши алуларын һәм яшәүләрен күрсәтергә теләгән”.

Лениногорски районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Тукай бюсты янындагы аллеянең шәһәр зыялыларының традицион очрашу урынына әвереләчәгенә өмет белдерде.

 gossov.tatarstan.ru


 

Комментарий язарга


*