ТАТ РУС ENG

Лилия Газизова Габдулла Тукай иҗаты буенча диссертация яклаган

Фото: Абдул Фархан /«Татар-информ» МАФото: Абдул Фархан /«Татар-информ» МА

Төркиянең Кайсери шәһәрендәге Эрджиэс университетында рус әдәбияты мөгаллиме булып эшләүче Казан шагыйре Лилия Газизова (Жанти) «Габдулла Тукайның рус теленә тәрҗемәләрдәге лирикасы: тарих һәм поэтика» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган.

«Тукайның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү турында бер генә диссертация дә булмавы ачыкланды. Аерым фәнни мәкаләләр генә бар, ләкин алар да берничә генә. Хатыйп Миңнегулов, Эльвира Аминева һәм Зөфәр Рәмиевның фәнни хезмәтләрендә бер бүлек кенә Тукай әсәрләренең рус теленә тәрҗемәләренә багышлап язылган булган», – диде Лилия Газизова Казанның Габдулла Тукай музеенда оештырылган «түгәрәк өстәл»дә.

«Миңа, иң элек, тарих кызыклы иде: Тукай әсәрләрен рус теленә кайчан, кемнәр тәрҗемә итә башлаган, алар кайда басылып чыккан һ.б. Минем диссертация – Габдулла Тукайның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүгә багышланган беренче күләмле хезмәт. Фәнни эштә тәрҗемә әсәрләрне чорларга аерып карадым: беренче чор – революциягә кадәр чыккан тәрҗемәләр, икенчесе – Совет чоры, өченчесе – Советлар Союзыннан соңгы чор һәм ул бүгенге көнне дә колачлый», – диде Лилия Газизова.

Шагыйрә 2019 елдан Төркиядә яши. Ул диссертацияне 1,5 ел язган. «Төркиядә фәнни хезмәтемне тәкъдим иткәч, аны кабул иттеләр. Шулай итеп, миңа Төркиядә доктор фәнни дәрәҗәсен бирделәр», – диде Лилия Газизова.

Элегрәк Тукай иҗаты буенча диссертация яклаучылар: М.Фәйзуллина (1943), Якуб Агишев (1946), Резедә Ганиева (1964), Наип Ләисов (1970), Нурфия Гафиятуллина (2002), Диләрия Абдуллина (2005), Кадрия Габбасова (2009).

 

31.07.2023. Зилә Мөбәрәкшина, «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*