ТАТ РУС ENG

Лирон Хәмидуллинга 80 яшь

 


2012 елның 9 ноябрендә Казанның Габдулла Тукайның әдәби музеенда язучы һәм тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лирон Хәмидуллинга 80 яшь тулуга багышланган кичә узды.

Лирон Хәмидуллин 

Мәгълүм булганча, Г.Тукайның Казандагы әдәби музее – шагыйрьнең тормышын, иҗатын, замандашларын һәм шулай ук хәзерге Татарстан әдәбиятын яктыртучы әдәби-мәдәни үзәкләрнең берсе. Музейда иҗади интеллигенция вәкилләре белән очрашу, яңа әдәби әсәрләрне тәкъдим итү, олуг шәхесләребезнең юбилей кичәләре оештыру уңай традицияләрнең берсенә әверелде.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин

Лирон ага Хәмидуллинга 80 яшь тулуга багышланган кичәнең Г.Тукай әдәби музеенда уздырылуы юкка гына түгел. Ул – үз милләтенең киләчәге өчен җан атып яшәгән зыялыларыбыздан Тукайның чордашлары Дәрдмәнд, Ибраһимов, Баттал, Акчура, Мотыйгый һәм башкаларга багышланган документаль повесть, очерк, эсселар авторы. 

Әсәрләре геройларына хас рәвештә, язучының үзе тоткан төп мәсьләге – халкына хезмәт итү. Ул әле Орскида яшәгән-эшләгән елларыннан ук шул шәһәр, гомумән, Оренбург төбәге белән бәйле булган татар мәдәни учакларының тарихы белән кызыксынган, күренекле шәхесләрнең биографиясенә, әдәби иҗатына кагылышлы тарихи фактларны барлау-ачыклау буенча даими эзләнүләр алып бара, ди музей хезмәткәрләре. 

КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов

Л.Хәмидуллин музейның даими кунагы. Ул татар халкының язмышы хакындагы уйланулары белән бик теләп уртаклаша, музейда оештырыла торган кичәләрдә катнаша. 

Кичәдә галимнәр Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, шагыйрьләр һәм язучылар Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Ләбиб Лерон, Вакыйф Нурыев, Газинур Морат катнашты. Шулай ук Лирон Хәмидуллинның гаилә әгъзалары да яраткан әтиләре, бабайлары турындагы фикерләре белән уртаклашты. 

Лирон Хәмидуллин улы Булат белән

Комментарий язарга


*