ТАТ РУС ENG

Медицина көллияте Тукай туган көнен билгеләп үтә

 


2014 елның 24 апрелендә Казанның медицина көллиятендә “Дуслык күпере” дип аталган бәйрәм чарасы үтәчәк.

Бөтен дөньяда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган чаралар узганда, Казан медицина көллияте укытучылары һәм студентлары да читтә калмыйча, беренче тапкыр үзенчәлекле бәйрәм уздырырга булды. Чараның төп максаты – көллияттә белем алучы төрле милләт вәкилләрен Г. Тукайны татар халкының гына түгел, бөтен милләтләрнең дә яраткан шагыйре буларак ачу һәм шул исәптән мультимедияле презентация, җыр-биюләр аша Татарстанда яшәүче төрле милләтләрнең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру. Оештыручылар әлеге бәйрәм милләтләр арасындагы элек-электән сакланып килгән дуслык “күперен” тагын да ныгытыр һәм яшь буында төрле халыкларга карата хөрмәт, толерантлык хисләре тәрбияләргә ярдәм итәр дип өметләнә.

“Дуслык күпере” бәйрәмендә татар, урыс, мари, мордва, башкорт, чуаш, әзербайҗан милләтеннән булган студентлар башкаруындагы концерт номерларыннан тыш, Кытайның Шенҗан автоном районында урнашкан бердәнбер Чишмә исемле татар авылында туып үскән татарлар: Казан мәдәният һәм сәнгать университетының 2 нче курсы студенты Ирҗан Бикчәнтәев, биюгә-җырга оста апалы-сеңелле Багъдар һәм Дәрия Әхмәт кызлары, бары тик ун яшь кенә булса да, Пекинда узган профессиональ нәфис сүз осталары бәйгесендә җиңү яуланган Айбар Азат улының чыгышлары көтелә. Кытай һәм Казахстан илләренә Тукай эзләре буйлап уздырылган беренче журналистлар экспедициясе презентациясе бәйрәмне тагын да тулыландырып җибәрәчәк.

Чарага Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе Кадрия Идрисова, Татарстанның оста баянчысы Рафинад Салахов, Татар дәүләт филармониясенең “Бәрмәнчек” ансамбле солисты килер дип көтелә.

 

intertat.ru


Комментарий язарга


*