ТАТ РУС ENG

Мәскәү өлкәсендә Ренат Ибраһимов каберенә истәлек ташы куелды

Фото: Tatmsk.tatarstan.ruФото: Tatmsk.tatarstan.ru

20 ноябрьдә РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Ибраһимовның каберенә истәлек ташы куелды. Җырчы 2022 елның 14 маенда Мәскәүдә вафат булган иде. Ул Мәскәү өлкәсендәге (Мытищи шәһәре) Волково зиратының мөселман өлешендә җирләнгән.

Быел 20 ноябрьдә җырчыга 76 яшь тулган булыр иде. Кабер ташы Ренат Ибраһимовның «По морю жизни» автобиографик китабы мотивлары буенча ясалган. Мемориалга рус һәм татар телләрендә артистның яраткан сүзләре  язылган – «Үзебезне камилләштереп, без җаныбызны камилләштерәбез. Һәм киресенчә…».

Ренат Ибраһимовның гаиләсеннән һәм дусларыннан тыш, тантанада Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов һәм Мәскәү татарлары мохтарияте җитәкчесе Фәрит Фәрисов катнашты, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.

Комментарий язарга


*