ТАТ РУС ENG

Мәскәүдә «Габдулла Тукай әлифбасы» күргәзмәсе уза

 


Мәскәү шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Габдулла Тукай әлифбасы” исемле (“Азбука Габдуллы Тукая”) Халыкара күргәзмә уза.
А.С.Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Мусейдон” Балалар һәм яшүсмерләргә эстетик тәрбия бирү үзәгендә 2012 елның 24 мартында ачылган күргәзмәне оештыручылар – А.С.Пушкин исемендәге музей, Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее, Казахстанның ЮНЕСКО Балалар сәнгать мәктәп–клубы һәм Мәскәүнең “Мәрҗани фонды”. Әлеге күргәзмә узган 2011 елда Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “Габдулла Тукай әлифбасы” исемле сәнгать проектының дәвамы булып тора. Билгеле булганча, бу проект кысаларында Россия төбәкләрендә, Татарстанда, Казахстанда яшәүче балалар Габдулла Тукай әсәрләре буенча “А” хәрефеннән алып “Я” хәрефенә кадәр тематик рәсемнәр иҗат итте. 

Алинә Сөләйманова. Тукай портреты

 

Комментарий язарга


*