ТАТ РУС ENG

Мәскәүдә Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр

Фото – tatmsk.tatarstan.ruФото – tatmsk.tatarstan.ru

26 апрельдә Мәскәүдә Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды. Традиция буенча, Новокузнецк урамындагы скверда шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.

Россия башкаласында бу һәйкәл 2011 елда куелган иде. «Без бөек ватандашыбызның истәлеген, әдәби мирасын сакларга, һәйкәлен кайгыртырга тырышабыз, исән-сау булганда, бирегә чәчәкләр салабыз, киләчәктә балаларыбыз да Тукайга шулай хөрмәт күрсәтер», – диде Равил Әхмәтшин.

Шулай ук Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә «Тукай иле» III иҗат конкурсы лауреатлары катнашында әдәби-музыкаль кичә дә узды. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Быел конкурс «Татар телендә иң яхшы шигырь укучы», «Тукай әсәре буенча җыр башкару» һәм «Шәхескә яки шагыйрь иҗатына багышланган декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре» номинацияләрендә үткәрелде.

 

27.04.2023. Tatmsk.tatarstan.ru

Комментарий язарга


*