ТАТ РУС ENG

Мәскәүдә Ренат Ибраһимовка багышланган концерт оештырыла

08-11-23-01

21 ноябрьдә Мәскәүдә җырчы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Ибраһимов истәлегенә багышланган концерт булачак.

РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Ренат Ибраһимовның 1973 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлагач, иҗат юлын М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры сәхнәсендә башлый. Аның күпьеллык репертуарында опера партияләре, күренекле композиторларның классик әсәрләре, эстрада һәм халык җырлары да бар. Соңгы елларда ул Мәскәүдә яшәп иҗат итте. 2022 елның 14 маенда вафат булды. Мәскәү өлкәсендәге (Мытищи шәһәре) Волково зиратының мөселман өлешендә җирләнде. Быел 20 ноябрьдә җырчыга 76 яшь тулган булыр иде. Бу көнне аның каберенә мемориаль таш куелачак.

Мәскәүнең Тимер юлчылар үзәк мәдәният йортында тәкъдим ителәчәк истәлек концерты Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан оештырыла. Артист Вәкиллек карамагында оештырылган Мәдәният һәм сәнгать әһелләре клубы әгъзасы булып торган, барлык мәдәни-хәйрия проектларында катнашкан.

Вәкиллекнең рәсми сайты tatmsk.tatarstan.ru хәбәр иткәнчә, Татарстанның атказанган артисты Альберт Җәлилов төзегән «Тормыш океаны буйлап…» музыкаль программасы тамашачыны Ренат Ибраһимовның балачагы, иҗади тормыш юлы, гаиләсе, якын кешеләре белән таныштыра. Концертта Татарстанның халык артистлары Илһам Вәлиев, Филүс Каһиров, Татарстанның атказанган артистлары Марат Гали (Зур театр солисты), Мәликә Разакова, Александр Альберт, Ләйсән Минһаҗева, Р.Ваһапов фестивале лауреатлары Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, танылган пианист Денис Чефанов һәм Росгвардия гаскәрләре оркестры катнашыр дип көтелә. Алар Ренат Ибраһимов репертуарыннан танылган җырларны башкарачак.

 

08.11.2023.

Комментарий язарга


*