ТАТ РУС ENG

Мәскәүдә Шигърият бәйрәме узачак


2014 елның 26 апрелендә Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәле янында шагыйрьнең тууына 128 ел тулуга багышлап, Шигърият бәйрәме үтәчәк. Татарстанның Россиядәге вәкиллеге, Мәскәүнең татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре, Мәскәү һәм өлкә татар җәмәгатьчелеге бу көнне Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак. Биредә Тукайның шигырьләре, аның әсәрләренә иҗат ителгән җырлар яңгыраячак.
Шул ук көнне Мәскәүнең Татар мәдәният үзәгендә Татарстанның ветераннар арасында “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестивале лауреатлары концерты узачак.

tatar-inform.ru


Комментарий язарга


*