ТАТ РУС ENG

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре уза

 


2014 елның 20-24 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре узачак.

Татарстанлылар Мәскәү тамашачысына бай мәдәни программа әзерләгән. Республика иҗат әһелләре чыгыш ясаячак тантаналы концерт 22 августта үтәчәк. Мәскәүнең Халыкара музыка йортында булачак концертта Альбина Шаһиморатова, Әхмәт Агади, Михаил Казаков, Ренат Ибраһимов, Динә Гарипова, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасыйхов кебек Татарстанның танылган артистлары чыгыш ясый. Концертка махсус кунак Надежда Бабкина һәм Рус җыр театры да чакырылган.

Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры “Мулла” һәм “Мәхәббәт FM” спектакльләрен күрсәтәчәк. Спектакльләр 20-21 август көннәрендә Маяковский исемендәге театр сәхнәсендә уйналачак.

Моннан тыш, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары, Татарстан сәнгать әһелләре белән иҗади очрашулар, Х Халыкара мөселман киносы фестивален тәкъдим итү һәм фестивальнең узган елгы программасыннан фильмнар күрсәтелер дип тә көтелә.

Мәскәүдә шулай ук күргәзмәләр, Россиянең халык артисты Фуат Мансуровка һәйкәл ачу, татарның танылган шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр салу да планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.


Комментарий язарга


*