ТАТ РУС ENG

Татарстан мәдәнияте көннәре Тукай һәйкәле янында башлана

Роберт Горбунов фотосы, speaker.tatarstan.ruРоберт Горбунов фотосы, speaker.tatarstan.ru

23-25 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак. Һәр ел үткәрелә торган вакыйгалар программасы 23 августта татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланачак.

Шул ук көнне Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге китапханәсендә Татарстан шагыйрьләре һәм язучылары белән иҗади очрашу оештырылачак, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтлеге вәкиллеге матбугат хезмәте.

Кич белән Үзәк кинематографистлар йортында Татарстан Мәдәнияте көннәрен ачу тантанасы көтелә. Кунакларга Татарстан режиссеры Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» дип аталган яңа нәфис фильмы күрсәтеләчәк. Әлеге киноленда быел 14 сентябрьдә прокатка чыгар дип планлаштырыла.

24 августта кич белән Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстан сәнгатькәрләре концерты тәкъдим ителәчәк. Ә 25 августта Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәккләр куелачак. Бу көнне батыр йөрәкле татар шагыйре һәм аның көрәштәләре һәлак булганга 79 ел тула.

 

03.08.2023.

Комментарий язарга


*