ТАТ РУС ENG

Мәскәүдә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Фото: Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегеФото: Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге

23 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы белән ачылып китте.

Татарстанның Россия Федерациясендә Вәкаләтле вәкиллеге хәбәр иткәнчә, тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россия Федерациясендә вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстан язучылары, Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчелеге һәм активистлары, Татар мәдәнияте үзәге артистлары катнашты.

Бу вакыйгадан соң язучылар белән иҗади очрашу үткәрелде. Башкалага Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, шулай ук Лилия Гыйбадуллина, Равил Сабыр һәм Алия Кәримова килде.

Кич белән Үзәк кинематографистлар йортында режиссер Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» нәфис фильмы күрсәтелде.

Мәскәүдә ел саен оештырыла торган Татарстан мәдәнияте көннәре быел 23-25 август көннәрендә уза. 24 августта Татарстан сәнгатькәрләре тантаналы кичә тәкъдим итә. 25 август – Муса Җәлилне искә алу көнендә Герой-шагыйрьнең  һәйкәленә чәчәкләр салачаклар.

 

23.08.2023.

Комментарий язарга


*