ТАТ РУС ENG

Мәскәүнең Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме үтте


2012 елның 26 апрелендә Мәскәү каласында татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, Шигърият бәйрәме оештырылды. Бәйрәм узган ел шушы көнне Мәскәүнең элеккеге Татар бистәсе урнашкан җирдә ачылган Тукай һәйкәле янында үткәрелде.

Шигърият бәйрәменә татар шагыйренең иҗади мирасын яраткан һәм хөрмәт иткән бик күп кеше җыелды. Аларны Мәскәү татар төбәк милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәсим Акчурин, Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Алмаз Фәйзуллин, Халыкара Шолохов премиясе һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев, шагыйрь һәм язучы Валентин Сорокин, Россиянең Зур әдәбият премиясе лауреаты Николай Переяслав сәламләде.

Алмаз Фәйзуллин Мәскәүдә шулай Габдулла Тукай һәйкәле янында шигырь бәйрәмен уздыру матур традициягә әйләнсен иде, дип өметен белдерде. Ринат Мөхәммәдиев тә Россия башкаласында татар шагыйренә һәйкәл ачуны татар халкының зур казанышы дип атады. «Татар халкы тарихында Тукай аерым урын алып тора, ул рус мәдәниятендә Пушкин кебек зур әһәмияткә ия», — диде Ринат Мөхәммәдиев.

Кунаклар Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды. Шулай ук бәйрәмдә «Дружба народов» журналы баш мөхәррире урынбасары, язучы Фәрит Нәгыйм, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзифә Кәримова, Татарстан һәм Россия Язучылар берлекләре әгъзасы Әхмәт Саттар, журналист һәм язучы Афиятулла Кучушев, Мәскәүнең актив татар җәмәгатьчелеге вәкиле Әхмәт Мөхәмәтов та чыгыш ясады. Мәскәү Татар мәдәни үзәгенең «Илдан» бию ансамбле солисткасы Наилә Яваева, җырчы Наилә Дусметова, «Шатлык» балалар фольклор ансамбле концерт номерлары тәкъдим итте. Мәскәүнең 1186 нчы татарча укытучы мәктәбе укучылары Булат Сәлахов белән Ренат Умургулов Тукай шигырьләрен сөйләде. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Ибраһимов башкаруындагы җырлар да бәйрәмнең бизәге булды.

Шигъри җыен барча кеше бергәләп Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды  

Татарстанның Россиядәге Вәкиллеге матбугат хезмәте

Комментарий язарга


*