ТАТ РУС ENG

Мәскәүнең Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме узачак


2012 елның 26 апрелендә Мәскәү шәһәрендә Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулуга багышланган Шигърият бәйрәме узачак. Әлеге бәйрәм узган ел Мәскәүнең Новокузнецк урамында куелган Тукай һәйкәле янында оештырылачак. Билгеле булганча, биредә һәйкәл шагыйрьнең туган көнендә – 26 апрельдә зур тантаналар белән ачылган иде.
Быелгы Шигърият бәйрәмендә Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашачак.


Комментарий язарга


*