ТАТ РУС ENG

Междуреченск – “Шүрәле иле”


2014 елның 10 июлендә Кемерово өлкәсенең Междуреченск шәһәрендә “Шүрәле иле” күргәзмәсе ачылды. Татарстанның Сынлы сәнгать музее, Уфадагы Н.Латфуллин исемендәге заманча сәнгать музее һәм Мәскәүнең Мәрҗани фонды тарафыннан оештырылган рәсем күргәзмәсе ил буенча сәяхәт итүен дәвам итә. Экспозициядә төрле авторларның татар шагыйре Габдулла Тукай әсәре герое – Шүрәле образын гәүдәләндергән йөздән артык сынлы сәнгать әсәре урын алган.

kuzbassnews.ru


Комментарий язарга


*