ТАТ РУС ENG

Миләүшә Хәйруллинаның «Тукай мәйданы» җыентыгы чыкты

Фото: tatarstan.ruФото: tatarstan.ru

24 апрельдә Казанда, Татарстан Композиторлар  берлеге бинасында композитор Миләүшә Хайруллинаның балалар өчен «Тукай мәйданы» ноталар җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булды.

Композиторны Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән музыкаль әсәрләр иҗат итәргә Казандагы «Тукай мәйданы» метро станциясе илһамландырган. Мәгълүм булганча, әлеге станциянең диварлары Тукай әсәрләренә багышланган һәм мозиака техникасындагы картиналар белән бизәлгән.

Миләүшә Хәйруллиның 12 музыкаль пьесасын үз эченә алган ноталар җыентыгы да рәсемнәр белән бизәлгән. Музыка мәктәбе укучылары өчен әһәмиятле булган әлеге проектны тормышка ашырырга И.Әхмәтов фонды һәм «Искусство жить» мәдәни-агарту үзәге булышкан. Композиторның моңа кадәр дә балалар өчен заманча музыкаль әсәрләр циклларын иҗат иткәне бар иде.

 

26.04.2024.

Комментарий язарга


*