ТАТ РУС ENG

«Мин татарча сөйләшәм!» гала-концерты Казан Кремлендә булачак

2024 елның 26 апрелендә Казанда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты һәм акция нәтиҗәләрен тантаналы игълан итү чарасы узачак.

Татар яшьләренең гражданлык инициативасы буларак барлыкка килгән «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе быел 19нчы тапкыр оештырыла. Ул берничә юнәлешне берләштерә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте. Алар – «Qazan Quest» («Казан-квест») квест-уены, «Ташаяк» ярминкәсе, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, «Интернет татарча сөйләшә» акциясе, мәктәпләр арасында «Шәхес» бәйгесе, яшь башкаручыларның җанлы татар музыкасы бәйгесе һәм гала-концерт.

Шулай итеп, 22 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында Казан урамнарында «Qazan Quest» уены узачак. «Казан-квест» – Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары 2009 елдан бирле уздырып килгән «Татар-дозор» бәйгесе нигезендә яңартылган уен. Командалар интеллектуаль биремнәрдән торган «Qazan Quiz» уены аша сайлап алынган. «Qazan Quiz» 15-16 апрель көннәрендә үткән. Анда Казанның 39 мәктәбеннән 300дән артык бала – 7-11 сыйныф укучылары катнашкан. Викторина җиңүчеләре 20 командага тупланып, 22 апрельдә «Qazan Quest» уенына чыга. Алар Казанның төрле урыннарында оештыручылар калдырган биремнәрне табып, чишәргә тиеш була. Шул ук вакытта балалар Татарстан Республикасы икетеллелек турындагы канунының үтәлешен дә тикшерәчәк. «Qazan Quest» уены җиңүчеләре 26 апрельдә, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты вакытында игълан ителәчәк һәм аларга бүләкләр тапшырылачак.

Шулай ук быел «Мин татарча сөйләшәм!» чарасы кысаларында TizTap хезмәте һәм ChatGPT өчен ТукAI плагины булдырылган.

TizTap ул – YouTube-тагы барлык татар телле контентны үзенә туплаган хезмәт. Моннан тыш, әлеге сервисны файдаланып, татар телле YouTube-та чыккан яңа видеолар турында искәртүләр алып була. Моның өстенә, татар каналларындагы видеолар TizTap хезмәтен кулланучыларга тәкъдим итеп барылачак.

«Нейротатар» берләшмәсе ChatGPT нейрочелтәре өчен ТукAI плагины булдырылган. Ясалма фәһем моделен өйрәтү өчен Габдулла Тукайның шигырьләре, мәкаләләре, чыгышлары, аның тормыш юлы турында мәгълүмат кертелгән. Шул рәвешле, ясалма фәһем плагины сезнең белән Тукай үзе сөйләшкән кебек аралаша ала.

Болардан тыш, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында Татарстан мәктәпләре арасында «Шәхес» конкурсы игълан ителгән. Бу бәйге татар телен һәм мәдәниятен саклау, үстерүгә ярдәм итүне күздә тота.
Бәйгенең төп максаты – мәктәп укучыларында татар мәдәнияте һәм милли мираска карата кызыксыну уяту, һәм интернетта татар телендәге контентны арттыру.

Конкурста катнашу өчен ВКонтакте социаль челтәрендә татар халкының тарихи шәхесләренең берсе турында сәхифә булдырырга, һәм аны заманча итеп эшләнгән мәгълүмат белән тутырырга кирәк. Сәхифәдә фото һәм видео материаллар булырга, әлеге шәхеснең тормышыннан кызыклы фактлар китерелергә тиеш. Иң кызыклы һәм мәгълүматка бай булган сәхифә җиңүче дип табылачак.

Әйтергә кирәк, 14 апрельдән 24 апрельгә кадәр «Интернет татарча сөйләшә» чарасы уза. Ун көн дәвамында бу чарада катнашучылар үзләренең социаль челтәрләрен бары татар телендә һәм татар хәрефләре кулланып кына алып барырга тиеш була. Һәр куйган язмага #минтатарчасөйләшәм2024 хештегы беркетелү шарт. Җиңүчеләр 24 апрельдә билгеле булачак. Аларны бүләкләү исә 26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты вакытында була.

Быел беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм!» чарасы кысаларында «Ташаяк ярминкәсе» этно-маркеты уза. Әлеге чара «Ташаяк» тарихи брендын торгызуны максат итеп куя. Елъязмалардан күренгәнчә, Казан ханлыгы заманнарында ук, XV-XVI гасырларда, башкалада «Ташаяк» ярминкәсе эшләп торган. Сату-алу мәйданнары Болакның уң як ярында, Кирмән калкулыгыннан көньякка таба урнашкан була. Әлеге ярминкә Идел буе төбәгенең иң зур һәм данлыклы базары саналган. Соңрак, XVIII гасыр – XX гасыр башында бу урында агачтан корылган сәүдә рәтләре, кибетләр тезелеп киткән, ә ел саен май-июнь айларында язгы сату-алу биржасы уздырылган. «Идел ташыган көннәрдә, тауар төягән баржалар елга юлы белән килеп, Казанга якын ук туктый ала башлагач, шәһәрдә Болак ярында, Кирмәнгә терәлеп торган җирдә зур “Ташаяк” ярминкәсе уздырылган. Моның өчен махсус көймә туктау урыны корылган. Кавказ арты, Урта Азия, Якын Көнчыгыш, Персия, Иделнең түбәнге өлешләреннән, Мәскәүдән бик күп сәүдәгәрләр килгән. Кирмән янындагы иркен мәйдан чатырлар, кибетләр белән, төрле милләттән булган сатучылар, алучылар белән тулган», – дип тасфирлый тарихчылар һәм төбәкчеләр бу күренешне.

Яңартылган «Ташаяк» ярминкәсе үзенең эшен 26 апрельдә 15.00 сәгатьтә башлап җибәрә. Кибетләр Казан Кирмәненең Гавами урыннары (Присутственные места) ишегалды диварларында урнашкан киштәләрдә корылачак. Ярминкә барышында театраль тамаша оештырыла.

Быел да «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырылачак. «Мин татарча сөйләшәм!» чарасын оештыручылар 13 ел дәвамында ел саен дәүләт оешмаларының татар теленә мөнәсәбәтен тикшереп, аларның уңай һәм тискәре рейтингларын төзи. Бу оешмаларның халыкка хезмәт күрсәткәндә Татарстан Республикасының ике дәүләт телен – татар һәм рус телләрен кулануы яки кулланмавы ачыклана.
Татарстанда дәүләт телләре булып татар һәм рус телләре торуы республиканың Төп канунына кертелгән. Татар теленең кулланылышын тикшерүче Татарстан Республикасы Конституциясе комиссиясенә быел җәмәгать эшлеклеләре, шәһәр активистлары, журналистлар һәм тел галимнәре кергән. Алар төзегән антирейтинг нигезендә 26 апрельдә «Тяжело с татарским» антипремиясенә лаек булучылар игълан ителәчәк. Үз эшчәнлекләрендә татар телен кулланучы оешмаларга исә Рәхмәт хатлары тапшырылачак.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты исә 26 апрельдә (җомга), Габдулла Тукайның туган көнендә үтә. Чара 17.00дә башлана.

Быел «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты беренче тапкыр Казан Кирмәнендә узачак. Гала-концерт сәхнәсе Казан Кирмәненең Гавами урыннары ишегалдында урнашачак. Сәхнәдә, һәр елдагыча, җанлы татар музыкасы башкаручылар җыелачак, шулай ук музыкаль мәйданга яңа яшь башкаручылар чыгачак. Гала-концертта Yummy Music Band музыкаль төркеме (җитәкчесе – Юрий Федоров), җырчылар Эльвира Мифтахова, Илгиз Шәйхразиев, K-Ru, Azat Gilmetdin, АлияНур, Искан, Муса Гаянов, qaynar төркеме, K3DERT, Дышать, Караш, Al Su, Gauga, Хор түгәрәге, Juna, Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Санкт-Петербургтан lunami төркеме чыгыш ясый. Концертның музыкаль ягы өчен, гадәттәгечә, Yummy Music лейблы җавап бирә.

Моннан тыш, танылган башкаручылар белән бер сәхнәдә яңа музыкантлар да чыгыш ясаячак. Сәләтле яшьләрне барлау, аларга сәхнәгә юл ачу максатыннан, «Мин татарча сөйләшәм!» чарасын оештыручылар ел саен алар өчен җанлы татар музыкасы бәйгесе уздыра. Бәйгедә катнашучылар видеоларын юллый, алар арасыннан иң яхшылары интернетта тавыш бирү ярдәмендә ачыклана. Иң күп тавыш җыйган башкаручылар гала-концертта чыгыш ясый. Бәйгедә җиңгән музыкантларны Gauga рок-төркеме һәм qaynar төркеме үз канаты астына ала. Бер атна дәвамында яшь җырчылар остазлар җитәкчелегендә шөгыльләнеп, гала-концертта булачак чыгышларын әзерләячәк.

Быел «Мин татарча сөйләшәм!» акцияләрендә беренче тапкыр «Түбәтәй» татар ашлары рестораннары челтәре үзенең исемле бүләкләрен тапшыра. Бүләкләр өч номинациядә – шәхес, бренд һәм проект номинацияләрендә бирелә. Әлеге премиягә заманча татар мәдниятенә аеруча зур өлеш керткән проектлар һәм шәхесләр лаек булачак.

Гала-концертның алып баручылары – блогер-шоумен Роберт Исламов белән блогер Ләйлә Лерон-Бахмутова.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең оештыручылары – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, аларга Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәм күрсәтә.

 

19.04.2024. Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте

Комментарий язарга


*