ТАТ РУС ENG

«Мин татарча сөйләшәм!»

 


2014 елның 26 апрелендә – татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Казанда тугызынчы тапкыр «Мин татарча сөйләшәм!” акциясе узачак.
Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, «Татар-дозор» квест-уены, велопробег һәм Казанның Бауман урамында – Гала-концерт.

«Татар дозор-2014» квесты 21 апрель көнендә узачак. Җиде кешедән торган алты команда алдан билгеләнгән маршрут буенча Татарстан башкаласы урамнарында йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерәчәк. Квестның төп максаты – республиканың икетеллелек канунын куллануны контрольдә тоту. Элмә такталар, реклама баннерлары, юл күрсәткечләре һәм татар теле кулланылган башка хаталы урыннар фотога төшереләчәк.

 Квест җиңүчеләре акциянең төп өлешендә бүләкләнәчәк. Башка еллардагы кебек үк чара 26 апрельдә (шимбә) Габдулла Тукайның туган көнендә уздырылачак. Бу көнне Казанның Бауман урамында 14:00 сәгатьтә татар музыкасының яңа буын башкаручылары һәм төркемнәре катнашында концерт булыр дип көтелә. Шулай ук, гадәттәгечә, урамдагы кешеләргә урысча-татарча сүзлекләр һәм «Мин татарча сөйләшәм» логотибы төшкән түштамгалар, футболкалар таратылачак.
Квест җиңүчеләренә «Вымпелком» ААҖ (Билайн) тәкъдим иткән бүләкләр тапшырылачак. Бу ширкәт соңгы берничә елда чараның төп иганәчеләренең берсе булып тора. Шунысы да кызыклы: «Билайн» элемтә операторы беренчеләрдән булып татар телендә хезмәт күрсәтә башлады.
Оештыручылар акция дәвамында кибетләр, сату нокталары һәм сервис тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә.
Мәсәлән, былтыргы «Тяжело с татарским» дигән антипремиягә Казан мэриясы һәм Электрон хөкүмәт лаек булды. Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып тора. Аның исеме Гала-концерт вакытында билгеле булачак.

Чарада катнашыр өчен татар теле һәм мәдәнияте язмышына битараф булмаган кешеләр чакырыла. Фәкать үз көчләребез белән генә, без халкыбызның телен саклап кала алабыз.
Быелгы тамашада, гадәттәгечә, «тере тавышка» башкарыла торган бәйсез артистлар чыгыш ясаячак. Музыка өлеше өчен Yummy Music студиясе җаваплы. Бу көнне сәхнәдә Исмаил һәм “Ачы таң” төркеме, K-Ru һәм Ittifaq, Илгиз Шәйхрәзиев, Mauzer Sax, Azat Sound System, Рәдиф Кашапов һәм башка альтернатив татар сәхнәсе вәкилләре чыгыш ясаячак.
Акциянең төп оештыручысы булып Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм ТР фән һәм мәгариф министрлыгы тора.

 

Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте


Комментарий язарга


*