ТАТ РУС ENG

Миргазиз Укмасый: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр.

d9b6c081-8160-4eea-b5a1-5ca007b89054

24 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда әдәбият галиме Зөфәр Рәмиевнең «Миргазиз Укмасый: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр» китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелә.
Бу чараның Г. Тукай әдәби музеенда узуы очраклы түгел. Беренчедән, «Миргазиз Укмасый: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр» китабының төзүчесе филология фәннәре докторы Зөфәр Зәйниевич Рәмиев – Тукайны өйрәнүдә армый-талмый хезмәт куючы галим. Икенчедән, Миргазиз Укмасый татар шигъриятендә сизелерлек эз калдырган шагыйрь, Г. Тукайның замандашы һәм аның турында истәлекләр авторы.
Китапта «мәгърифәтчел шигърият иясе» М. Укмасыйның шигырләре, хикәяләре, мәкаләләре һәм К.Насыйри, Г. Тукай, Ф.Әмирхан һ.б. турында истәлекләре урын ала. Аларның күбесе укучыларга хәзерге татар язуында беренче тапкыр тәкъдим ителә.

 

Китап тәкъдим итү кичәсендә галимнәр, иҗат әһелләре һәм музей хезмәткәрләре катнашачак. Керү түләүсез.

Г. Тукай әдәби музее: +7(843) 590-86-67

Комментарий язарга


*