ТАТ РУС ENG

Моҗгада Тукай туган көненә багышлап бәйге узачак


Татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне хөрмәтенә Удмуртия Республикасының Моҗга шәһәрендә 2014 елның 27 апрелендә тәүге тапкыр “Татар егете” исемле республика бәйгесе узачак. Аны Моҗга шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте һәм “Иман” Татар яшьләре берлегенең Моҗга бүлеге оештыра.
Бәйгедә 18–35 яшьлек егетләр катнашачак. Myudm.ru сайты язганча, бәйге ике этапта үткәрелә. 2 апрельдә сайлап алу турында куелган төп таләп – егетләр татар телен яхшы белергә тиеш: 60 секунд эчендә заманча татар егете турында фикерләрен татарча әйтеп бирергә кирәк булачак. Бәйгенең икенче этабында егетләр татар мәдәнияте белән бәйле төрле осталыкларын күрсәтәчәк.


Комментарий язарга


*