ТАТ РУС ENG

«Моңлы саз чыңнары»: мөгаллимнәр һәм балалар өчен иҗади бәйге

12-03-24-04

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакцияләре бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» (3+) конкурсын уздыра.

Бәйгедә Татарстан һәм Россия регионнарында эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары педагогик хезмәткәрләре, шулай ук балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнаша ала.

Конкурска татар, рус яки инглиз телләрендә заманча дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чара сценарийлары һәм Габдулла Тукайның сирәк яңгырый торган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләгән видеоязмалар кабул ителә.

Хезмәтләрне «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының электрон почтасына (е-маil: magarif@bk.ru, gaila-maktap@mail.ru) 2024 елның 10 февраленнән 20 апреленә кадәр юлларга кирәк. Белем бирү материаллары һәм иҗади видеоязмалар белән берьюлы «Мәгариф» һәм «Гаилә» журналларының басма яисә электрон вариантларына язылу турында квитанциянең күчермәсен дә җибәрү мәҗбүри. Хатны җибәргәндә «Моңлы саз чыңнары» конкурсына», дип тамгаларга киңәш ителә.

Конкурс Татарстанның Арча муниципаль районы җитәкчелеге матди ярдәме белән оештырыла. Нәтиҗәләр апрель аенда ясалачак.

Бәйгенең нигезләмәсе һәм шартлары турында тулырак мәгълүмат – magarif-uku.ru сайтында.

Комментарий язарга


*