ТАТ РУС ENG

Мөслим районында Габдулла Тукайга багышланган чаралар узды

 

 


Татарстанның Мөслим районында татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган мәдәни чаралар 25 апрельдә үк башланды.

2012 елның 25 апрелендә Мөслим районы Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Альбина Васильева белән Мөнәвирә Исламова «Һөнәри училище» тулай торагында Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан «Без Тукайлы халык» дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрделәр.

Кичәнең беренче өлеше бөек шагыйребез Габдулла Тукайга, икенче өлеше «Үзәк китапханәләр системасы» муниципаль учреждениесе директоры, шагыйрә Лилия Садриева иҗатына багышланды. Шагыйрәнең шушы көннәрдә генә дөнья күргән «Күңелләр чәчәк тели» дип исемләнгән китабындагы шигырьләре белән танышу укучылар күңеленә хуш килде.

25 апрель көнне районның Яңа Карамалы авыл клубында да Г.Тукайның тууына 126 ел
тулуга карата “Аерып булмый яздан Тукайны” исемле әдәби – музыкаль кичә
үтте. Әлеге кичәдә Тукайның “Эшкә өндәү”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән
күбәләк”, “Гали белән кәҗә”, “Шүрәле” шигырьләре сәхнәләштерелде. “Су
анасы”, “Шүрәле”, “Туган телем – татар теле”  җырларын балалар бик
яратып башкардылар

26 апрельдә — Габдулла Тукайның туган көнендә районның “Мизгел” яшьләр ял үзәгендә татар халкының бөек шагыйре
Габдулла Тукайның тууына 126 еллыгына багышланган “Тукай – милләтебезнең
йөзек кашы” исемле музыкаль әдәби бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмдә Мөслим
муниципаль районы Башкарма комитеты урынбасары Рушат Җәүдәт улы
Солтанов, мәгариф бүлеге начальнигы Ларис Хәмбәл улы Бариев, Габдулла
Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, Татарстан Республикасы
мәктәпләренең Атказанган укытучысы, мәгариф ветераны, Абдулла Алиш
исемендәге премия иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрь Әхмәт Дусайлы,
шагыйрә Лилия Садриева катнашты. Районыбыз мәктәпләреннән килгән
шигърият яратучы, шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкаручы
укучыларыбыз  Габдулла Тукай иҗатына дан җырладылар. Шулай ук Г.Тукай
иҗатын яктырткан әдәби күргәзмә, укытучыларыбыз әзерләгән презентацияләр
каралды.

 

Шулай ук 26 апрельдә Баланны авылы китапханәсендә «Тукай мәңге безнең белән»
дип исемләнгән шигърият кичәсе оештырылды. Кичә барышында укучылар
шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар.
Кичәне китапханәче Венера Хузина әзерләде һәм алып барды.

Яңа Усы авылы китапханәсендә исә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Тукай сүнмәс йолдыз ул” дигән әдәби музыкаль кичә үтте. Аны авыл китапханәчеcе А.Романова алып барды. Китапханәнең түрендә — Тукай портреты, “Ачыйк күңелләрне ак нур белән…” исемле китап күргәзмәсе, “Мин Тукайга киләм” дигән баш астында балаларның Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәре урын алган иде. Кичә “Тукай маршы” белән башланып китте. ”Туган тел”, “Әллүки” дигән җырлар тыңланылды. Балалар башкаруында Габдулла Тукайның шигырьләре яңгырады. Кунак булып килгән Кәҗә белән Сарык кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Кичәдә катнашкан һәрбер бала “Тукай эзләреннән үтү – үзе бер гомер, аның иҗаты алдында баш ию – үзе бер бәхет” икәнен аңлады.

Олы Чакмак авыл мәдәният йортында да Габдулла Тукайның тууына – 126 ел тулуга багышлап кичә үткәрелде. Мәктәп укучылары скетч куйдылар. Г. Тукайның тормыш юлы турында сөйләделәр. Бәйрәм кызыклы уеннар һәм җырлар белән үрелеп барды.

27 апрель көнне Мөслим районы Симәк авыл мәдәният йортында Г. Тукайның туган көне уңаеннан шигырь
бәйрәме оештырылды. Китапханәче Икълима
Салимова Тукайның иҗаты белән
таныштырды. Балалар Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен сәйләделәр. Бәйрәм
өчен “Тукай яши күңелләрдә” исемле стенд һәм китапларыннан күргәзмә
эшләнде.

 

muslumovo.tatarstan.ru

Комментарий язарга


*