ТАТ РУС ENG

Мурманск шәһәрендә балалар Тукай укуларында катнашты

Фото: vk.com/tatarlar51Фото: vk.com/tatarlar51

28 ноябрьдә Мурманск шәһәрендә «Тукай эзләре буйлап» дип аталган I Тукай укулары узды. Аны Мурманск өлкәсе Эчке сәясәт министрлыгы ярдәмендә Мурманскның «Якташ» Татар мәдәнияте оешмасы белән Мурманск өлкәсенең балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе оештырды.

Мәдәни чара китапханәдәге «СОПКИ.СЕМЬЯ» мәйданчыгында үткәрелде. Бирегә шәһәрнең 53нче мәктәбе укучылары чакырылган иде. Балалар татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән танышты, үзләре дә Тукайның әсәрләрен укыды, дип хәбәр итә «Якташ» Татар мәдәнияте оешмасы.

 

29.11.2023.

Комментарий язарга


*