ТАТ РУС ENG

Музейда Тукай әсәрләренә нигезләнгән спектакль күрсәтелә

Фото: freepik.comФото: freepik.com

26 гыйнварда Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Ижевск шәһәренең «Чулпан» балалар үзешчән театры Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән «Өрә белмәгән көчек» спектаклен (3+) күрсәтәчәк. Режиссеры – Рәфилә Рәсүлева.

Рүзәл Мөхәммәтшин пьесасы буенча балалар өчен куелган әсәрдә туган телгә, дуслыкка тугрылык темалары күтәрелә. Бу көнне тамашачылар белән очрашуга Рүзәл Мөхәммәтшин да килер дип көтелә. Чара 13.00 сәгатьтә башлана.

 

24.01.2024. Tatmuseum.ru

Комментарий язарга


*