ТАТ РУС ENG

Музейда Тукайның замандашы Әхмәтгәрәй Хәсәнине искә алалар

Фото: © Р.Гали /«Татар-информ»Фото: © Р.Гали /«Татар-информ»

24 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Тукайның чордашлары, фикердәшләре – язучы, тәрҗемәче, нәшир, журналист Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгына һәм аның хатыны – журналист, «Аң» (1912-1918) журналының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Хәсәниянең 135 еллыгына багышланган «Хәсәниләр» дип аталган әдәби-музыкаль кичә була.

«Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның хатыны Зәйнәп Габдулла Тукайның якын дуслары була. Тукай еш кына Хәсәниләрнең өйләренә һәм дачасына килеп йөргән. Аларның 1912 елның 15 декабрендә беренче тапкыр дөнья күргән иҗтимагый-сәяси юнәлешле «Аң» журналын чыгарудагы хезмәттәшлеге аерым игътибарга лаек. Басманың беренче санында Тукайның«Аң» шигыре урнаштырылган. Журналның баш мөхәррире Әхмәтгәрәй Хәсәни, җаваплы сәркатибе Зәйнәп Хәсәния була», – дип сөйләде «Татар-информ»га музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, Әхмәтгәрәй Хәсәни Казан артында туган, башлангыч белемне өйдә алган, француз, төрек, гарәп телләрен белгән. «Рус, Европа һәм көнчыгыш әдәбияты, мәдәнияте, тарихы белән җитди кызыксына, татар мәгърифәтчеләренең иҗатын яхшы белә, яшьтән үк тәрҗемәләр белән шөгыльләнә һәм яза башлый. 1906 елда «Гасыр» нәшриятын ача, анда рус әдипләренең татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре басыла. Бер актлы комедияләр, әдәби тәрҗемәләр, иҗтимагый-сәяси мәкаләләр авторы һәм атаклы «Шәрык» клубының актив әгъзаларының берсе буларак, Әхмәтгәрәй Хәсәни үз заманында милли иҗтимагый һәм мәдәни тормышта аерым урын биләп тора», – диде музей җитәкчесе.

Әхмәтгәрәй Хәсәнинең күпъяклы эшчәнлегендә хатыны Зәйнәп Хәсәния таяныч һәм ярдәмче булган. «Зәйнәп сәүдәгәр гаиләсендә туган, яхшы белем алган, рус телен камил белгән. Ул журналистика белән шөгыльләнүче беренче татар хатын-кызларының берсе», – диде Гүзәл Төхвәтова.

Әдәби-музыкаль кичәдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары башкаруында Габдулла Тукай турында истәлекләрдән өзекләр яңгыраячак, тамашачылар алдында тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова, Хәсәниләр нәселенең варислары чыгыш ясаячак. Музей хезмәткәрләре шагыйрьнең Хәсәниләр белән бәйле истәлекләре турында сөйләячәк.

 

23.11.2023. Зилә Мөбәрәкшина, Тatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*