ТАТ РУС ENG

Музейның «йолдыз» экскурсоводы – рәссам Булат Гыйлванов


2014  елның 10 декабрендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда татар рәссамы Булат Гыйлванов экспозицияләр буенча экскурсия үткәрәчәк.
Г.Тукай музеенда танылган шәхесләр тарафыннан экскурсияләр “Йолдызның музей рейтингы” дип исемләнгән мәдәни проект кысаларында, айга бер тапкыр оештырыла. Моңа кадәр язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла, Төркиянең Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Англы белән КФУ галиме Фатих Котлы, музыкант, Татарстанның камера оркестры сәнгать җитәкчесе, Г.Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Абәзов, артист Фәнис Җиһанша, Татарстанның урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин экскурсия үткәргәне булды.
Рәссам Булат Гыйлванов Габдулла Тукай тормыш юлы һәм иҗаты белән яхшы таныш, ул Әдәби музей экспозицияләрен яңарту буенча иң яхшы эскиз проектлары республика бәйгесендә катнашкан иде. Анда ул “Шүрәле белән уйныйк әле” интерактив күргәзмә проектын тәкъдим итте. Экскурсия вакытында исә Булат Гыйлванов Тукай шәхесе турында уйлары белән уртаклашачак, аның шигырьләрен укыячак. Шулай ук соңыннан тамашачыларга рәсем сәнгате буенча мастер-класс та уздырыр дип көтелә.

Г.Тукай әдәби музее


Комментарий язарга


*